Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Югары Ослан районындагы иң зур дуңгыз фермасына запастагы офицер җитәкчелек итә
Анда 1,5 мең баш хайван исәпләнә
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның Югары Ослан районындагы иң зур дуңгыз фермасына запастагы офицер җитәкчелек итә. Сергей Пашковның дуңгыз үрчетү буенча гаилә фермасында 1,5 мең баш терлек исәплә. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин белешмә бирде.
С.Пашков “ландрас” ит тоткымлы дуңгыз үрчетә. Хәзер аның фермасында 100ләп баш ана дуңгыз бар, тиздән алар саны 50гә артачак. 2012 ел ахырына кадәр шушы фермадагы дуңгызлар саны 5 меңгә җитәр дип көтелә, һәм авыл эшкуары шундый максат куйган да. Фермер авылдашларының 13енә эш урыны биргән. Терлек азыгы әзерләү өчен ул 800 га җир арендалый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз