news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар югалган хатын-кызны эзлиләр

Түбән Осланда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алып,өйдән чыгып киткән.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар һәм волонтерлар югалган хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Түбән Ослан авылында яшәүче 68 яшьлек хатын-кызның көндезге 1 тирәсендә өйдән чыгып китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр кичә көндез килгән. Хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алган.

Берничә сәгать буе туганнары аны үзләре эзләргә тырышкан, аннары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.

2 нче зональ янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эзләү эшләренә кичке 18 сәгать тирәсендә керешкәннәр. Алар «Идел» бакчачылык ширкәтен һәм якындагы 11 гектар мәйданны тикшергәннәр, әмма хатын-кызны таба алмаганнар.

Бүген эзләү эшләренә кинологлар, волонтерлар һәм урманчылар кушылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100