news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Югары Ослан районында, Иделдә мотор көймәсе баржага килеп бәрелгән

Көймәдәге кешеләрне янәшә узып баручы теплоход коткарган

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Кичә төнге 23 сәгать тирәсендә, республиканың Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы янында, Иделдә “Катран” мотор көймәсе баржа белән бәрелешкән. Көймәдәге 4 кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуратурасы вәкиле хәбәр итте.
Бәрелешү нәтиҗәсендә көймә су төбенә киткән. Аз үлчәнешле судно экипажын янәшә узып баручы теплоход коткарган. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Казанның медицина учреждениеләренә озатылган.
Бәрелешү һәлакәте буенча Татарстан транспорт прокуратурасы тикшерү үткәрә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot