news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Татарстанның йорт куяннары үрчетүчеләре тәҗрибә уртаклаша

^Татарстанның йорт куяннары үрчетүчеләре тәҗрибә уртаклаша

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бу шимбәдә республикада йорт куяннары үстерүе белән билгеле булган Анатолий Краминның “Миакро-Каратау” фермер хуҗалыгында әлеге җәнлекләрне үрчетү буенча семинар уза. Әле ике ел элек “Миакро-Каратау” озын колакларны үрчеткән бердәнбер шәхси хуҗалык иде. Бүген кечкенә фермалар белән тәэмин итүче эшкуар Краминнар ярдәмендә Татарстанда кырыктан артык махсус хуҗалык исәпләнә. Алар республиканың һәр районында диярлек бар. Йорт куяннарын үрчетү буенча киңәш алырга башлангыч эшмәкәрләр Краминга мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә “Миакро-Каратау”да укыту семинарларын даими үткәрергә булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100