news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстанның һәйкәлләрне торгызу тәҗрибәсен бөтен Россия кулланачак” — РФ мәдәният министры урынбасары

Быел мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру планлаштырыла

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген В. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев хәбәр итте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2014 елның мәдәни чараларга бай булуын ассызыклады. Елның иң төп вакыйгалары дип ул Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен, Казанның ел дәвамында төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусы йөртүен, республикада берничә мәдәни үзәкләр оешуның түгәрәк даталарын атап узды.

“Соңгы ике елда гына да мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның уртача хезмәт хакы 76 процентка артты. 2014 елда 71 мәдәният учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, яңа 51 бина сафка басты. Алар арасында ТР Президенты программасы буенча төзелгән 47 яңа клуб та бар. Моннан тыш, мәдәни байлык исемлегендә булган 25 объект төзекләндерелде”, - дип белдерде мәдәният министры чыгышында.

Узган ел мәдәният министрлыгы тарафыннан 10,2 миллиард сум күләмендә акча сарыф ителгән. Аларның 6 миллиарды республика бюджетыннан, 3,7 миллиарды муниципаль бюджеттан, калганы исә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Сарыф ителгән акчаларның 80 процентка якыны хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә һәм мәдәният учреждениеләрен тотуга киткән. Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, хезмәт хакларын алга таба да күтәрү оптимизациясез генә кыен булачак.

ТР Мәдәният министрлыгының бюджеттан тыш керемнәре, 2013 ел белән чагыштырганда, 10 процентка арткан һәм 2014 елда 719 миллион сум тәшкил иткән. Аларның 496 миллион сумын республика мәдәният учреждениеләре китерсә, 200 миллионнан артыгын исә мунициапль берәмлекләрдәге мәдәни учреждениеләре тапкан. “Муниципаль берәмлекләрдә, мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләрне исәпкә алу системасын камилләштерү нәтиҗәсендә, керемне арттыруга ирештек”, - дип белдерде ТР мәдәният министры.

Узган ел республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан 134 дәүләт сатып алу эше башкарган, аларның гомуми суммасы 919 миллион сумны тәшкил иткән. Бу дәүләт сатып алулары законы нигезендә башкарылган.

Министр әйтүенчә, әле башкарылмаган эшләр дә шактый. Мисал өчен, республика территориясендәге мәдәният учреждениеләренең 18 проценты төзекләндерүгә мохтаҗ һәм авария хәлендәге 14 процент биналар булуы билгеле. Аларның күбесе районнарда урнашкан.

Коллегиядә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасы кысаларында мәдәни үсеш хакында Югары икътисад мәктәбенең икътисади тикшерү гамәли үзәге директоры Татьяна Абанкина да чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, статегияне башкаручылар мәдәниятне кеше капиталын үстерүнең әһәмиятле өлеше итеп күрәләр. Шулай ук стратегиядә мәдәниятне Татарстанның туристлар өчен кызыклы булуын арттыру чыганагы итеп куллану да тәкъдим ителә.

Мәдәният өлкәсендәге проектта креатив кластер, ягъни берләштерүгә басым ясалачак. Ул 2016-2026 елларда гамәлгә ашырылачак һәм моның өчен бюджеттан 1,4 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Проект кысаларында, дәүләт һәм муниципаль өлкәдә мәдәният секторын ныгыту, иҗади кадрлар әзерләү һ.б. ихтыяҗлы гамәлләр башкарылачак.

“Болар барысы да дөнья мәдәнияте өчен Татарстанның үзенчәлеген арттырырга һәм кеше капиталы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк. Интеллектуаль милек республика үсешенең нигезенә әйләнергә тиеш”, - диде Татьяна Абанкина.

РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев чыгышын федераль министрлык тарафыннан сәламләп башлады. Ул да узган Мәдәният елында зур эшләр башкарылуын, ә иң мөһиме федераль министрлыкның төбәкләргә йөз белән борылуын атады. Моннан тыш, РФ Мәдәният министрлыгының Татарстан тәҗрибәсен киң куллануын, аеруча да авыл клубларын төзү өлкәсендә республикадан үрнәк алуын искәртте. Аның сүзләренчә, 2016 елдан, “Авылларга социаль ярдәм күрсәтү” программасы кысаларында, авыл җирлекләрендә мәдәни үзәкләр барлыкка киләчәк. “Кечкенә шәһәрләр кабат мәдәни сәясәт үзәкләренә әйләнәчәк”, - диде ул. Моннан тыш, 2015 елда Россия буйлап 50дән артык шәһәрдә мәдәни үсеш үзәкләре төзү ниятләнүен дә хәбәр итте. Аларның икесе Татарстанда — Буа һәм Азнакай калаларында барлыкка киләчәк.

Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе, федераль министр урынбасары фикеренчә, татар халкының бик зур мирасы барлыгын күрсәтә. “Татарстанның һәйкәлләрне торгызу тәҗрибәсен бөтен Россия тарихи-мәдәни үзәкләрне торгызуда кулланачак”, - дип ассызыклады Григорий Ивлиев. Ул мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга федераль җитәкчелек финанслар өстиячәген хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышында игътибарны язучыларга гонорар түләү мәсьәләсенә юнәлтте. Моннан тыш, 2015 елда театр һәм театр хезмәткәрләренә кагылышлы закон проекты эшләргә дә вәгъдә бирде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә һәм аерым Татарстанда Мәдәният елы уңышлы узды. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган мәдәни сәясәт нигезләрен дә ул илдәге мәдәният үсеше өчен бик зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов музейлар базаларында музей-мәгариф үзәкләре ачарга тәкъдим итте, Казандагы Лев Толстой музей-утарын мисал итеп китерде, реконструкцияләү тәмамланганнан соң аны Казанның 39 нчы мәктәбенә тапшыру планлаштырылуын әйтте. “Мәдәният министрлыгына һәм Мәгариф министрлыгына мәктәп укучыларының мәдәни чараларда булулары буенча бөтен бер программа әзерләргә кирәк”, - дип белдерде республика җитәкчесе.

“Икътисад − икътисад белән, ә мәдәният исә кешеләрне рухи яктан баета, шатландыра, үз-үзләрен табарга ярдәм итә. Татарстанның уңышлары — безнең уртак җиңүләребез. Илдә бердәмлек, тотрыклылык саклау бик мөһим. Соңгы 5-10 ел эчендә бик зур алга китеш булды һәм без алга таба да үсәчәкбез әле!” ТР Президенты шундый фикердә.

Чара ахырында мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot