news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның “Әйдаманнар мәктәбе” үз эшен башлый

Быел анда 200ләп кеше катнаша

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгәдән, ягъни 27 гыйнвардан Биектау районы Крутушка бистәсендәге "Байтик” сәламәтләндерү үзәгендә “Әйдаманнар мәктәбе-2016” бәйгесе башлана. Ул 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” яшьләр фонды тарафыннан “Сәләт”нең җәйге проектлары һәм форумнарына әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.

Быел мәктәптә 200ләп кеше катнашачагы билегеле. Проектның программасы 3 өлештән тора: уку-укыту, бәйге һәм планлаштыру. Смена барышында булачак әйдаманнар “Сәләт-2016” форумының концепцияләрен булдырачак, барлык җәйге аланнар белән дә якыннан танышачак, һәрберсенең командадагы урыны, тоткан роле, бурычлары билгеләнәчәк. Шулай ук бер атна эчендә алар спорт, уку-укыту, тәрбия бирү чараларының программаларын төзү белән дә мәшгуль булыр дип көтелә.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә һәр катнашучы әлеге мәктәптә туплаган белем-күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булачак, диелә “Сәләт” иҗтимагый оешмасы матбугат үзәге хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot