Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Яшьләр хөкүмәтенә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр
Алла Абросимова ТР Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр органы җитәкчесе сыйфатында беренче утырыш үткәрде.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2018 елның сентябрь аенда кабул ителгән карар нигезендә, Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа рәисе билгеләнде. Әлеге вазифаны КФУның беренче курс магистранты Алла Абросимова башкарачак. Бүген ТР Иҗтимагый палатасында яңа җитәкчене рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр.
Алла Абросимова үз вазифасына кереште һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр органы җитәкчесе сыйфатында беренче утырыш үткәрде.
Яңа рәиснең билгеләнүе моңа кадәр эшләгән җитәкченең зуррак вазифага күчерелүе белән бәйле. Май аенда Салехардта узган Россия Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясенең X Бөтенроссия съездында ТР Яшьләр хөкүмәтенең элеккеге рәисе Динә Гайзатуллина ассоциация җитәкчесе итеп сайланды.
Алла Абросимова ТР яшьләр үзидарәсе системасында 2014 елдан эшли. «Бирмәскә һәм алмаска!» Республика яшьләр коррупциягә каршы программасына җитәкчелек итте, ул шулай ук «Алтын каләм» Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең башкаручы директоры да.
Рәис итеп билгеләнгәнче Алла Абросимова ТР Яшьләр хөкүмәте сәркатибе вазифасын биләде. 2018 елдан - КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр институты социаль-сәяси фәннәр бүлеге магистранты һәм профсоюз оештыручысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз