news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Һәлакәт бүген Яшел Үзән-Гари тимер юлы участогының дүртенче чакрымында булган.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тепловоз януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11 сәгать тирәсендә килгән.

Һәлакәт бүген Яшел Үзән-Гари тимер юлы участогының дүртенче чакрымында булган. Янгын тепловозның 45 кв метрын чорнап алган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot