news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган

Фаҗига кичә көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига кичә көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.

Урынга Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.

Алар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат үз кишәрлегендә су чокырын киңәйткән вакытта, өстенә балчык ишелеп, шуның астында күмелеп калган.

Коткаручылар ир-атның мәетен дүрт метрлы чокырдан чыгарып, полицейскийларга тапшырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100