Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның яшь талантлары “Көнчыгыш аһәңнәре” дип исемләнгән бәйгедә катнаша
Татарстанның яшь талантлары “Көнчыгыш аһәңнәре” дип исемләнгән бәйгедә катнаша
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татарстанның яшь талантлары — Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары Айдар Вәлиев белән Фәрит Фәйзрахманов 25-31 август көннәрендә Сәмәркандта узачак “Көнчыгыш аһәңнәре” (“Шарк тароналари”) дип исемләнгән халыкара бәйгедә катнаша.
“Шарк тароналари” фестивале 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр үткәрелеп килә. Аның төп максаты — милли музыка сәнгатен популярлаштыру, халыклар традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буында шул матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү. Моннан тыш, ала таба халыкара элемтәләрне киңәйтү һәм дәвам итү, дуслыкны ныгыту да — әлеге чараның максатларыннан.
Фестиваль кысаларында “Милли җырны иң яхшы башкаручы” дигән бәйге дә үткәрелә. Анда катнашучыларның чыгышы башкару осталыгы, миллилек, шәрыкча кием, сәхнәдә үз-үзеңне тоту кебек кретерийлардан чыгып бәяләнәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Гран-прига лаек булучыга 10000 Америка доллары күләмендә, ә призлы урыннар яулаучыларга 7000, 5000, 3000 Америка доллары күләмендә акчалата премияләр каралган.
“Көнчыгыш аһәңнәре” Үзбәкстан Мәдәният эшләре һәм спорт министрлыгы, “Үзбәкнаво” эстрада берләшмәсе, Үзбәкстан милли телерадикомпаниясе, Үзбәкстан Композиторлар берлеге һәм Сәмәрканд өлкәсе хакимияте тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз