news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь тәртип саклаучылары Казанда Спартакиадада очрашачак

“Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча укучылар, студентлар һәм яшьләр оешмасы Спартакиадасы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Патриот” республика спорт-патриотик үзәге базасында укучылар, студентлар һәм яшьләрнең “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау оешмасының IX Спартакиадасын ачу тантанасы була.
Спартакиада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышлана. Спартакиаданы ачу тантанасында Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә ТР министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган елның декабрендә Татарстан Республикасының “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул вакытта Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге яшьләре аның әгъзасы булды, аларның эшчәнлеген “Форпост” яшьләр җәмәгатьчелек тәртибен саклау оешмасы координацияли.
Республиканың яшьләр хокук саклау хәрәкәте вәкилләре үз алларына гражданнарны законнарны үтәргә өндәү, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү, физик сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләрен куялар. Шуңа күрә хәрәкәт вәкилләре өчен җәйге профиль сменалары, үзешчән сәнгать фестивальләре, хәрәкәт Спартакиадасында катнашу традициягә әйләнде.
2009 елда узачак ярышларда Казанның җәмәгатьчелек тәртибен саклау оешмасыннан башка ТРның Лаеш, Буа, Лениногорски, Спас, Теләче, Яңа Чишмә, Чирмешән, Минзәлә, Тәтеш районнарыннан яңа отрядлар катнаша.
Спартакиада программасына спорт ярышлары, автомат сүтеп-җыю, велоспед һәм роликлы тимераякларда узышу кертелгән. Шулай ук мавыктыргыч чаралар һәм иҗади конкурслар да каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100