news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь эшмәкәрләре өчен конкурс игълан ителде

Бәйгедә 14-17 яшьлек мәктәп укучылары һәм 30 яшькә кадәр булган яшь эшмәкәрләр катнаша ала.

Татарстанның яшь эшмәкәрләре өчен конкурс игълан ителде
Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның яшь эшмәкәрләре өчен өр-яңа конкурс старт ала. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

20 октябрьдән Татарстанда “Син – эшмәкәр” федераль проекты башлана.

“Әлеге проект ТР Икътисад министрлыгы һәм Эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды белән үткәрелә. “Син – эшмәкәр” программасы – бизнес-инициативаларны үстерүгә һәм идеяләрдән шәхси бизнес коруга юнәлдерелгән федераль проект. Аны Россиянең яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү үзәге оештыра. “Син – эшмәкәр” проекты Россиянең 60 төбәгендә уза. Бүген ул Татарстанда да старт алды. Хәзер бәйгедә катнашу өчен заявкалар кабул итү бара”, - диде ТР Эшмәкәрләргә ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов.

Әлеге программа кысаларында яшьләр, мәгълүмати, белем бирү һәм консультация характерындагы чараларда катнашып, үз эшләрен ача ала.

“Син – эшмәкәр” бәйгесе 8 юнәлеш буенча уза. Болар:

  • интернет-эшмәкәрлек
  • авыл хуҗалыгы
  • франчайзинг
  • социаль эшмәкәрлек
  • җитештерү
  • инновацион эшмәкәрлек
  • сәүдә
  • хезмәт күрсәтү өлкәсе.

“Проект катлаулы һәм берничә өлештән тора. Программада берничә категория эшмәкәрләр катнаша ала. Аның беренчесе – 14-17 яшьлек мәктәп укучылары. Икенчесе – бизнес белән шөгыльләнү теләге булган 30 яшькәчә эшмәкәрләр. Бүгенге көндә Россия буенча 500 мең кеше белем алып, 16 меңе үз эшен башлаган”, - диде “Син – эшмәкәр” проекты җитәкчесе Ленар Кашапов.

Катнашучыларны сайлап алу муниципаль һәм региональ дәрәҗәдә уза. Моның өчен molpred116.ru сайтында теркәлү мөһим. Конкурста катнашу өчен, сайтта автоматлашкан тест узу (читтән торып) һәм әңгәмә (экспертлар каршында собеседование) этапларын үтәргә кирәк.
“Россиянең күпчелек яшьләре кемгәдер эшли, корпорацияләрдә, зур оешмаларда хезмәт куя. Ә Европа яшьләре үз эшен булдыруга йөз тота. Без дә яшьләрне шушы юнәлештә тәрбияләргә телибез”, - диде Ленар Кашапов.

Бәйгенең уку-укыту курсы муниципаль һәм региональ дәрәҗәдә аудиторияләрдә һәм интерактив рәвештә узачак. Төп чаралар Казанның Эшмәкәрләр йортында (Петербург урамы, 28) булыр дип көтелә. Дәресләрнең расписаниесе мәктәп укучылары һәм студентларга уңайлы итеп төзеләчәк. Мәктәпләрдә узучы чаралар уен һәм тренинг, курс, конкурслар формасында уза.

Студентлар һәм үз эшләрен башлап килүче эшмәкәрләр гамәли нәтиҗәгә ирешеп, үз эшләрен ача ала.

Конкурсның региональ этабы 3 өлештә уза. Беренче этап – бәйгегә заявкалар кабул итү (2018 елның 10 оетябренә кадәр), икенче этап – жюриның конкурс заявкаларын бәяләве (20 октябрьгә кадәр). Өченче этап – нәтиҗәләр чыгару, җиңүчеләрне бүләкләү (22-23 октябрь).

Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булачак. Тик әлегә аның төгәл суммасы билгеле түгел. Бу сорауга Ленар Кашапов: “Төгәл сумма әлегә хәл ителеп бетмәгән, әмма ул 100 меңнән дә ким булмас дип уйлыйм”, - дип җавап бирде.

Матди ярдәмнән тыш, конкурс җиңүчеләре үзләре сайлаган өлкә буенча төрле форум һәм тренингларда катнаша, үзләренең бизнес планын әйдәп баручы эшмәкәрләр белән бүлешеп киңәшләшә, федераль дәрәҗәдә авторитет саналган эшмәкәрләр белән таныша ала.

Белем бирү курсы вакытында илнең төрле өлкәләреннән җыелган тренерлар чыгыш ясый. Программа ахырында курсны үткән һәр катнашучыга белем алу турында сертификат бирелә. Теләгән һәркем исә юридик зат буларак теркәлә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100