news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның "Яңадан туу" фильмы "Төрек дөньясы" кинофестиваленең финалына узган

Документаль кино буенча «Төрек дөньясы» халыкара кинофестивале Истанбулда 27-30 сентябрьдә уза.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә «Төрек дөньясы» халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителгән Татарстан режиссерлары Фәрит Фарисов һәм Арслан Ганиевның «Яңадан туу» документаль фильмы финалга узган. Бу хакта Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмның продюсеры (бер үк вакытта төп рольне башкаручы да) Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны дөнья буенча кабул ителгән 200дән артык эш арасыннан сайлап алганнар һәм ул «Профессионаллар» категориясендә финалга чыккан.

Документаль кино буенча «Төрек дөньясы» халыкара кинофестивале Истанбулда 27-30 сентябрьдә уза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot