news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган

Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа Чишмә районы авылында фермада янгын чыгу хәбәре кичә кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына алынган. Урынга 124 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар ярты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә янгынны тулаем сүндергән.

Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган. Эре терлек җәйләүгә җибәрелгән булган.

Янгын 500 квадрат метр мәйдандагы сарайны юк иткән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын яшен сугудан булган. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100