news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде
Искәртеп узабыз, Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Александр Губкин озакка сузылган авырудан соң 2010 елның 4 апрелендә вафат булган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Яңа Чишмә муниципаль район Советы сессиясендә “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең элеккеге башлыгы Вячеслав Козлов район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Совет утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Искәртеп узабыз, Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Александр Губкин озакка сузылган авырудан соң 2010 елның 4 апрелендә вафат булган иде.
Белешмә өчен. Козлов Вячеслав Михайлович 1956 елның 7 февралендә Татарстанның Чистай районы Яңа Чишмә авылында туа. 1990 елда “галим агроном” белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. Чистай совхоз-техникумында укый.
1978-85 елларда Чистай районының ХХ партсъезд исемендәге күмәк хуҗалыгында техника буенча бригадир, аннары терлек азыгы җитештерү башлыгы, 1985-90 елларда – Яңа Чишмә районының “Закамский” совхозы директоры, 1990-92 елларда – Яңа Чишмә район советы рәисенең беренче урынбасары, 1992-98 елларда Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1998-2000 елларда – Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы. 2000-2005 елларда Чистай шәһәре һәм районы хакимиятен җитәкли. 2006 елдан - “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot