news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның йөздән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өстәмә срокта йомгаклау иншасы яза

Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә юл булачак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия чыгарылыш сыйныф укучылары бүген өстәмә срокта йомгаклау иншасын (изложение) язалар. Татарстанда иншаны төп срокта канәгатьләнмәслек нәтиҗә («незачет») алган 108 кеше, шулай ук бу эштә беренче тапкыр катнашучылар яза. Инша язуны 11 укучы сайлаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Йомгаклау иншасы мөстәкыйль рәвештә башкарыла. Нинди дә булса чыганактан күчерү яки хәтердә булган чит текстны язу рөхсәт ителми. Әгәр инша мөстәкыйль язылмаган дип табылса, тулаем алганда, эш өчен канәгатьләнмәслек нәтиҗә («незачет») куела, мондый инша бәяләү критерийлары буенча тикшерелми», диелгән хәбәрдә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, Россиянең 23,4 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы өстәмә срокта йомгаклау иншасында катнашу өчен теркәлгән, 855 кеше йомгаклау иншасын сайлаган.

Өстәмә срокта иншаны төп срокта канәгатьләнмәслек нәтиҗә алган («незачет»), шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында киләлмәгән яки аны төгәлләмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары яза. Бу уку елында йомгаклау иншасында катнашу өчен тагын бер өстәмә срок - 6 май каралган.

Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү булып тора.

Россия чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе узган елның 4 декабрендә төп срокта йомгаклау иншасын язган инде. Бу, аерым алганда, 685 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, шуларның 98 процентының нәтиҗәсе канәгатьләнерлек – ягъни «зачет» булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100