news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары башлана

Дәресләр атнага ике тапкыр узачак, укыту курсы алты айга исәпләнгән.

Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары башлана
"Татар-информ" архивы

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла. Дәресләр Татарстанның 100 мәчетендә оештырылачак. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«2020-2021 уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтендә, шул исәптән, Казанның 45 мәчетендә булачак. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә, районнардагы мәчетләрдә барлыгы 3000 тирәсе укучының килүе көтелә», — ди ул.

Ректор сүзләренчә, укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Курсларга башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.

«Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Мәчетләрдә дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән — 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде ул.

«Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 данә белән нәшер ителде», — дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100