news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды

Анда материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәлеп торачак.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды. Әлеге сайтны “Татарстан” журналы эшләтеде. 100.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Энциклопедиясе институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм республика архивлары ярдәмендә җыелган документлар һәм фотографияләр белән танышырга мөмкин.

Татарстан тарихын “Хронограф” рубрикасында, әләм һәм гербларны “Символика”да күзәтергә, шулай ук “Орден һәм бүләкләр тарихы” белән танышырга була.

Сайтта ТАССР тарихын булдыруга өлеш керткән шәхесләр, республика төзелү елларының кызыклы фактлары да урын алган.

Сайт һәрдаим яңартылып торачак. Материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot