Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның виртуоз баянчысы, татар музыка сәнгатен үстерүче, пропагандалаучы композитор Марс Макаров бакыйга китеп барды
Аңа 77 нче яшь иде...
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Күпкырлы талант иясе, гомерен татар музыка сәнгатен үстерүгә, пропагандалауга багышлаган музыкант, композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаров вафат. Кичә аны Казанның Арча кыры зираты куенына иңдерделәр.
Татар музыкасы дөньясында лаеклы урын тапкан талант иясе Марс Андреевич Макаров 1939 елның 28 октябрендә ТАССРның Биләр районы Чурабатыр авылында (хәзер ул Нурлат районына керә) туган.
1962 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлый ул. Солист һәм аккомпаниатор булып җитешә. Баянчы сыйфатында ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. 1968 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт филармониясендә, 1978 елдан Татар дәүләт опера һәм балет театры концерт төркемендә - концертмейстер. 1982 елдан Казанның 18 нче сәнгать мәктәбендә педагог буларак хезмәт куя.
Инструменталь һәм хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен эшкәртелгән күп санлы җырлар авторы буларак аеруча танылган Марс Макаров көйләренең җырга әйләнгән бер өлеше - Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла…», «Ай чыга Арча кырыннан», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?» шигырьләренә, Зиннур Насыбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Клара Булатованың «Кыңгырау чәчәкләре», Гөлшат Зәйнашеваның «Минем иркәм биюче», Гамил Афзалның «Татарстан таңнары», Рәдиф Гатауллинның «Язгы ташу», А.Абдуллинның «Мәк чәчәге», Сибгат Хәкимнең «Ни сөйли урман» шигырьләренә һәм сүзләрен халык чыгарган «Көмеш тояк тулпар атым» җырлары. Марс ага Макаров гомере буе музыка сәнгатенә тугры калып, җыеп кына әйткәндә, 200дән артык җыр, романс, башка музыкаль әсәрләрен фани дөньяда кешеләр күңелен сафландыру хезмәтенә калдырып китте...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз