news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ветеринария табиблары хайваннарны вакцинацияләү эшен төгәлләгән

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтеннән мондый чаралар, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен, елына ике тапкыр үткәрелүен әйттеләр.

Татарстанның ветеринария табиблары хайваннарны вакцинацияләү эшен төгәлләгән
Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария табиблары хайваннарның сәламәтлеген тикшерү һәм вакцинацияләү буенча планлы көзге ветеринария-профилактика эшен 1 декабрьгә төгәлләгән.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтеннән мондый чаралар, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен, елына ике тапкыр үткәрелүен әйттеләр.

Себер түләмәсе һәм нодуляр дерматитка каршы мөгезле эре терлеккә — бозауларга, яшь таналарга вакцинация үткәрелгән, бруцеллез һәм лейкозга каннары тикшерелгән, шәхси секторда котыруга каршы этләр һәм песиләргә прививка ясалган.

Көзге чаралар үткәргәндә, ветеринария белгечләре инъекцияләр өчен бер тапкыр кулланышлы индивидуаль энәләрдән файдаланган, бу хайваннарның йогышлану куркынычын киметә.

Ветеринарлар халык белән аңлату эшләре үткәргән, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошларында аеруча куркыныч чирләрне кисәтү буенча белешмәлекләр өләшкәннәр.

«2021 ел башыннан Татарстанның ветеринария хезмәте тарафыннан хайван һәм кошларда йогышлы чирләрне тикшерү өчен 6 млн 191 мең 371 лаборатор тикшерү уздырылды. Профилактик максат белән хайваннарга һәм кошларга 493 млн 226 мең 998 вакцинация ясалды, шулай ук 65 751,58 мең кв.м мәйданда терлекчелек объектлары дезинфекцияләнде», — дип хәбәр иттеләр ведомстводан.

news_right_1
news_right_2
news_bot