news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ветеринария мөмкинлекләре башкаларныкыннан зуррак – Баш ветеринария идарәсе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов профилактик һәм дәвалау базасының тулы әзерлекле булуын җиткерде.

(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның баш ветеринария идарәсе мал авыруларына каршы профилактика һәм кисәтү өчен тулы әзерлектә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Әлки районында узган семинар барышында, "Татар-информ" хәбәрчесе соравына җавап итеп әйтте.

"Теге яки бу авыру республика территориясенә килмәсен, дип телик. Шулай да, әзерлексез торырга ярамый. Ветеринария хезмәте бәла-казаларга әзер. Федераль үзәктән әмер килгәч, без эпизоотиягә каршы торучы отряд төзедек. Әйтергә кирәк, безнең отряд – Россиядә иң көчлесе. Без аны ветеринария хезмәткәрләре көнендә тәкъдир иттек. Дезинфекция ясый торган препаратлар запасы да тулы", – диде ул.

Алмаз Хисаметдинов шулай ук, Татарстанның ветеринария мөмкинлекләре, башка төбәкләр белән чагыштырганда, көчлерәк булуын билгеләп үтте.

"Әлбәттә, без көчле, дип утырып булмый, теге яки бу авыруны республика территориясенә кертмәскә тырышырга кирәк", – диде ул биргән сорауны шәрехләп.

Исегезгә төшерик, бүген Әлки районында ТР ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза. Анда республиканың барлык районнарының баш ветеринарлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100