news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Ветеринария идарәсе малда тилчә авыруы ачыкланса нишләргә кирәклеген әйтте

Россиядә соңгы 3 елда тилчә авыруының 32 очрагы теркәлгән.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә соңгы 3 елда тилчә авыруының 32 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен, Әфганстанда 450 очрак, Һиндстанда 470 очрак, Иранда 2200 очрак, Кытайда 36 очрак, Төркиядә 1500 очрак, Монголиядә 24 очрак ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россиядә тилчәнең быел бер очрагы гына ачыкланган һәм хәзер илдә әлеге авыру таралу куркынычы янамый. Әмма мал-туар тилчә белән авырган очракта, берничә кагыйдәне үтәү мөһим.

“Беренчедән, дәүләт ветеренария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мал табиблары диагноз куеп, нинди чаралар кылырга кирәклеген әйтәчәк. Маллар асраучылар шуны онытмаска тиеш: контрольдә тотылмаган төбәкләрдән терлекләр өчен азык сатып алу, кертү һәрвакытта да нинди дә булса инфекция йоктыруга китерергә мөмкин”, - диде Александр Козлов. Аның сүзләренчә, инфекция чыганакларының кайдан барлыкка килүен ачыклау мөмкин түгел. Әмма авыру бик зур югалтуларга китерә. Тилчә ачыкланган Владимир өлкәсендә, мисал өчен, 800 баш эре мөгезле терлекне юк итәргә туры килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100