news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшләячәк

«Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Татарстанның ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшләячәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе хайваннарны теркәү эше буенча юл картасы эшли. Бу хакта коллегия утырышында ведомство башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте.

«Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды. Идентификацияне кертергә вакыт җитте», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов Россия Хөкүмәтенең хайваннарны идентификацияләү буенча закон проектын караганын әйтте. «Бу закон үз көченә кергәч, хайваннар хуҗаларына теркәү процедурасы мәҗбүри булачак. Ул чиплаштыруны һәм белешмәләрне базага кертүне күздә тота», — диде.

Республиканың баш ветеринария инспекторы сүзләренчә, законны быел ук кабул итәргә мөмкиннәр. «Исәпкә алу һәм идентификация буенча чараларны субъектларның ветеринария хезмәтләренә йөкләү планлаштырыла», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100