news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ветеринар табибы AgroSkills чемпионатында икенче урын алды

“AgroSkills” – авыл хуҗалыгы тармагында “WorldSkills” дөнья стандартлары буенча үткәрелүче чемпионат.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). 30 октябрь-1 ноябрь көннәрендә Ставропольдә “AgroSkills” һөнәри осталык чемпионаты узды. “Ветеринария” белгечлеге буенча оештырылган әлеге ярышларда катнашкан Татарстан вәкиле мактаулы икенче урынга лаек булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.
 
“AgroSkills” – авыл хуҗалыгы тармагында “WorldSkills” дөнья стандартлары буенча үткәрелә торган чемпионат. Анда 18-28 яшьлек белгечләр көч сынаша. Быел ул сентябрьдән ноябрьгә кадәр Россиянең төрле аграр университетларында “Агрономия”, “Ветеринария”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”, “Үсемлекчелек” кебек юнәлешләрдә уза. Чемпионат “WorldSkills Russia” хәрәкәте һәм Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла.
 
Ставрополь дәүләт аграр университетындагы ярышка тугыз төбәктән – Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Тамбов, Калининград, Сарытау өлкәләреннән, Ставрополь краеннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләр җыелган иде. Сынау буларак, аларга терлеккә медицина тикшерүен үткәрү, микробиологик анализлар ясау, хирургия белемен күрсәтү таләп ителде.
 
Яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын, белем сыйфатын 30дан артык эксперт бәяләде. Татарстанның Биектау районында урнашкан Бөреле җәнлек совхозы ветеринар табибы Ренат Пирогов чемпионаттан икенче урын алып кайтты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100