news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ут белән көрәшүчеләренә 44 заманча янгын сүндерү машинасы тапшырылды

“КАМАЗ” базасындагы янгын сүндерү автоцистерналарын тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

(Казан, 8 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген “Казан” милли–мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчәләренә КАМАЗ” базасындагы заманча янгын сүндерү автоцистерналары тапшырылды.
Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе – ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, генерал–майор Рафис Хәбибуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгуның тырышлыгы нәтиҗәсендә илдә кыска вакыт эчендә күпләр белә һәм хөрмәт итә торган министрлык оешты. Гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәвәккәллек, кыюлык, ихтыяр көче таләп итә. Министрлыкның эше нәтиҗәле һәм техник алгарыш шартларында ул бүгенге җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде.
М.Шәймиевнең сүзләренә караганда, Татарстанда янгын сүндерү расчетлары республиканың теләсә кайсы ноктасына янгын чыккан урынга мөмкин кадәр тиз барып җитә алсын өчен барысы да эшләнгән.
Искәртеп узабыз, 2009 елда ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте тарафыннан 157 миллион сумга “КАМАЗ” шассиендагы 44 янгын сүндерү автоцистернасы сатып алу турында карар кабул ителә. Әлеге максатларга акчаларның 70 проценты Федераль үзәк субсидияләре, 30 проценты республика бюджеты хисабына алынды. Бу техниканы сафка куйгач Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү автоцистерналары паркы 15 процентка яңарачак.
Моннан тыш, быел ТР Хөкүмәте РФ Оборона министрлыгыннан 150 “ЗИЛ–130” машинасы сатып алды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, икътисади кризис чорында махсус техникага мондый дәүләт заказларын үтәүдә Чаллының “КАМАЗ” һәм Башкортстанның Туймазы заводы ярдәм күрсәтә.
Тантанада Равил Моратов ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өч хезмәткәренә “Янгында күрсәткән батырлыгы өчен” медален тапшырды. 2009 елда министрлыкның 27 хезмәткәре әлеге медаль белән бүләкләнде.
Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчәләренә “КАМАЗ” базасындагы 30 янгын сүндерү автоцистернасы ачкычларын тапшырды.
Тантанадан соң “Казан” милли–мәдәни үзәге каршындагы мәйданда янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары узды, янгын сүндерү техникасы үрнәкләре тәкъдим ителде.
Белешмә өчен. 2009 елның 9 аенда Татарстанда 2586 янгын чыккан, аларда 182 кешенең гомере өзелгән, шуның бишесе – балалар. Янгыннарда 681 кеше һәм 104,5 миллион сумлык матди байлыклар саклап калынган.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә ТР янгынга каршы хезмәтенең 71 бүлекчәсе тәүлек әйләнәсе кизү тора.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы җитәкчелеге бәяләвенчә, Татарстан авыл торак пунктларында янгыннан саклану проблемасын хәл иткән Россия Федерациясенең тәүге субъекты булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100