news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның урман питомникларында 70 миллионнан артык үсенте үстерелгән

Бу киләсе елда урман фондында урман культурасын һәм саклагыч урман үсентеләр өчен җитәрлек дигән сүз

 (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыкларын үсентеләр белән тәэмин итү өчен 55 урман питомнигында 70 миллионнан артык үсенте үстерелгән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицаларында 12 млн үсенте бар, алар ябык тамырлар системасы буенча үстерелә.
Бу киләсе елда урман фондында урман культурасын һәм саклагыч урман үсентеләр өчен җитәрлек дигән сүз.
Урман питомникларында урман утырту өчен 80 нән артык төрле декоратив агач-куак үстерелгән, бу киләсе елда, ягъни ТРда Парклар һәм скверлар елында шәһәр һәм районнарны яшелләндерү эшләрендә куллану өчен яхшы мөмкинлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot