news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның урман хуҗалыклары 75,5 тоннадан артык агач орлыгы әзерләгән

Орлыклар һәм үсентеләр әзерләү дәвам итә

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Хәзер ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр 75,5 тоннадан артык агач орлыгы әзерләгән.
 ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ылыслы агачлар орлыгы 411 кг дан артык тәшкил итә, ә яфраклылар орлыгы – 75 мең кг нан артык.
Шулай ук декоратив агачлар орлыгын җыю дәвам итә.
Киләчәктә республиканың урман байлыгы урман питомникларында орлыклар һәм үсентеләр әзерләүдән тора, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot