news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның урман хуҗалыгы учреждениеләренең кереме барлыкка килергә тиеш, дип саный Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе

Республикада сынау проектын гамәлгә ашыру ниятләнә

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72 нче сессиясе алдыннан, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашкан иде. Әнә шул әңгәмәнең нечкәлекләрен ул журналистларга биргән интервьюсында да җиткерде.

Иван Валентик очрашуда Татарстан өчен мөһим сораулар күтәрелгәнен билгеләп үтте. “Без республикада урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате үсеше өлкәсендә үткәрелә торган эшчәнлекне югары бәялибез”, - диде ул һәм бу юнәлештә уңышларга ирешүдә Президент һәм, гомумән, республика җитәкчелегенең роле югары булуына ишарәләде. “Минем шуны билгеләп үтәсем килә: аз урманлы, ресурслар белән тәэминат күзлегеннән артык кызыктырырлык булмаган зонада зур урман эшкәртү производствосын булдыруга ирешелде”, - диде ул.

Иван Валентик белдергәнчә, бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә агач эшкәртү производствосын эшләтеп җибәргән Kastamonu Integre предприятиесе агач материалын алу күзлегеннән Татарстанда урман байлыкларының җитәрлек булмавы мәсьәләсен куя – урманнардан файдалану кагыйдәсе мондый мөмкинлекне чикли.

“Бүген без сынау проекты, бәлки, аны якын арада гамәлгә ашыра башлаячагыбыз турында сөйләштек, аның нигезендә, республиканың урманнарга бай районнары өчен, предприятие ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле булган агач материалын алырга мөмкинлек биргән урманнардан файдалануның аерым шартлары булдырылачак. Бу проектны гамәлгә ашыруда мөһим мәсьәлә урманчылык белгечләренең хезмәт хакын, һәм тулаем алганда, Татарстанның урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең социаль иминлеген арттыру булырга тиеш”, - дип ассызыклады Иван Валентик.

Аның сүзләренә караганда, әлеге проект кысаларында алыначак агач материалының коммерция бәясеннән сатылуы күздә тотыла. Бу, Татарстанның урман хуҗалыгы учреждениеләренең кереме барлыкка килергә тиеш, дигән сүз. “Бу факторлар Татарстанның урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате үсешенә уңай йогынты ясар дип уйлыйм”, - дип белдерде Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100