news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров эшеннән китү сәбәбен аңлатты

"Татар-информ"га билгеле булганча, министр китү карарын узган шимбәдә генә кабул иткән.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров бүген вазифасыннан китү теләген белдерде. Бу хакта ул урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе тәмамланыр алдыннан әйтте. Министр, коллегия үз эшен йомгаклаганнан соң, сүз алып, вазифасыннан китү теләген җиткерде һәм сәбәбен атады.

"Мин хәзер күптән уйлап йөргән фикеремне җиткерергә телим. Бала туа, үсә, мәктәпкә керә, училище, техникумда укый, вузда белем ала һәм гомере буе эшли дә, лаеклы ялга китә. Мин тормышның барлык этапларын да үттем. Миңа 62 яшь. 42 ел хезмәт стажым бар. Шуның 30 елын урман хуҗалыгына багышладым. Миңа, мөгаен, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәндер. Алмашка яшь, энергияле, белгечләр килергә тиеш. Алексей Валерьевич,  мин сездән мине вазифамнан азат итүегезне сорыйм. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да урман хуҗалыгына, урманчыларга күрсәткән ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт әйтүегезне сорыйм”, – диде ул.

Ул шулай ук хезмәттәшләренә, урман хуҗалыгы белгечләренә дә аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үз урынына билгеләнәчәк яңа җитәкчегә дә һәр башланган эшендә уңышлар теләде.

Аның сүзеннән соң Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин да сүз алды.

“43 ел урман хуҗалыгына багышланган хезмәт юлы, 2014 елның сентябреннән бирле министр вазифасы – зур бәягә ия. Алмаз Әминовичка чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде ул.

"Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булганча, министр китү карарын узган шимбәдә генә кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100