Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Уралдагы вәкаләтле вәкиле: Уралда татар авылларының тарихы әз өйрәнелгән
Бүген Свердловск өлкәсенең татар авылына Россиянең 22 төбәгеннән 180нән артык төбәк тарихын өйрәнүче җыелды.
(Свердловск өлкәсе, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Урал төбәкләре буенча вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Уралдагы татар авылларының тарихын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр кирәклеген әйтте.
«Урал татарларының тарихы әлегә әз өйрәнелгән. Рус чыганаклары татарлар Уралда 500-700 ел элек яшәгән ди. Руслар үзләре дә монда 300 еллар элек кенә күпләп төпләнгән, шуңа күрә татарларның биредә никадәр борынгы халык булуына төгәл дәлилләр юк. Татар авылларының тарихын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр кирәк», — диде Хәйдәр Гыйльфанов VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында.
Бүген Свердловск өлкәсе Аракай авылында төбәкчеләр форумының өченче этабы уза. Беренче ике этап бу атнада Омск өлкәсенең башкаласында һәм Тара шәһәрендә узды. Бүген Свердловск өлкәсенең татар авылына Россиянең 22 төбәгеннән 180нән артык төбәк тарихын өйрәнүче җыелды.
«Урал татарлары тарихын өйрәнү буенча Татарстан Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр алып барабыз. Без бу эштә төбәкчеләр ярдәменә ышанабыз. 2023 елда Свердловск татарларының тарихын өйрәнүгә акча булырга тиеш. Мин бу мәсьәләне контрольдә тотачакмын», — диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Вәкаләтле вәкил Свердловск өлкәсендә 143 мең татар яшәгәнен әйтте. Пермь, Курган, Чиләбе өлкәләрен дә кушсаң, Уралда 500 меңнән артык татар исәпләнә икән. Бу саннарга Башкортстан татарлары керми.
«Бүгенге көндә татарларның саны кимүе безне нык борчый. 2002 елгы белән 2010 елгы җанисәп арасында өлкә буенча 15 меңгә якын татар юкка чыккан. Монда демография, миграция проблемалары да бар.
Мәктәпләрдә татар теле сөйләм теле дәрәҗәсеннән дә түбән төшеп бара. Авылларда русча сөйләшүче балалар да, катнаш никахлар да арта», — диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Чыгыш ясаучы татарларны бары тик мәктәп кенә саклап кала ала, дип саный. Свердловск өлкәсендә 19 мәктәптә татар теле укытыла. Шуларның унбишендә ул дәрес буларак, дүртесендә факультатив буларак бирелә.
«Өлкәдә 43 татар авылы исәпләнә. 72 иҗат коллективыбыз бар, „Саф чишмә“ газетасы чыга, „ТНВ“ каналының корпункты эшли, татар телендә зур чаралар уза. Бер караганда, зарланырлык урын юк, тыныч кына яшәп ятарга кирәк кебек. 10-15 ел элек хәзергедәй милли чаралар да үткәрелми иде, ләкин ул вакытта татар мәктәпләре күбрәк иде шул. Башкарасы эшләр күп әле. Бергә булсак, алга барсак, без югалмабыз», — диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз