news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Курган өлкәсе белән хезмәттәшлекне ныгыту юлында

Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Курган өлкәсе белән хезмәттәшлекне ныгыту юлында

(Екатеринбург, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле Равил Бикбов бу көннәрдә Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә булып кайтты. Анда ул Шадрински шәһәре башлыгы Алексей Кокорин, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Александр Мазеин һәм Урал федераль округының Курган өлкәсендәге баш федераль инспекторы Владимир Балакин белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасындагы мөнәсәбәтләрне сыйфат ягыннан югарырак дәрәҗәгә күтәрү максаты белән башкарылачак чаралар турында барды. Шул уңайдан Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равил Бикбов Курган өлкәсе губернаторы Олег Богомолов белән дә очрашачак. Хәзер ул очрашуга әзерлек башланды.

Шадрински шәһәр хакимияте бинасында булып узган әлеге эшлекле очрашудан соң, шәһәрнең мөселманнар җәмгыяте рәисе Рәфкать Фәйзуллин шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге мөдире Валерий Швецов белән Равил Бикбовны биредәге үзбәк ашлары кафесына, Корбан бәйрәме уңаеннан әзерләнгән табын янына чакырды. Корбан ашыннан авыз итәргә дип табын артына 200дән артык мөселман җыелган иде. Бәйрәм намазы укылып, бәйрәм вәгазе сөйләнгәннән соң, үзара котлаулар булды. Равил әфәнде Бикбов Шадрински мөселманнарын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлап, аларга изге теләкләр юллады. Ул Валерий Швецовка түбәтәй дә бүләк итте.

Аннан соң биредәге татар милләтпәрвәрләреннән Әхмәдулла хаҗи белән Калый әфәнде Байдашев, шәһәр хакимияте вәкиле Валерий Швецов белән берлектә, “Исеть” газетасы редакциясендә журналистлар белән очрашу уздырды. Тиражы 12 меңгә җиткән бу газета халык арасында бик популяр газеталардан санала. Очрашуда сүз Курган өлкәсендә милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү турында барды. Бу эшнең беренче адымы итеп газетага татар телендә кушымта ясау мөмкинчелеге каралды. Газета җитәкчеләре милли темаларны яктырту буенча махсус бүлек булдыру мөмкинчелеген дә әйтеп үттеләр. Гомумән, бу сөйләшүләрдән күренгәнчә, биредә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уңай җирлек бар. Тагын шунысын да әйтеп үтми булмый, Курган өлкәсендә беренчеләрдән булып, Шадрински шәһәрендә кабель телевидениесе аркылы “Татарстан – Яңа Гасыр” телевизион каналы тапшыруларын күрсәтү оештырылган.

Шадрински шәһәренең иң эре предприятиеләреннән берсе – автоагрегатлар заводы җитәкчеләре белән очрашу да бик эшлекле һәм файдалы булып узды. Бу завод белән КАМАЗны инде күптән үзара хезмәттәшлек җепләре бәйли. Узган елда гына да КАМАЗга 227 миллион сумнан артык продукция җибәрелгән. Очрашу вакытында биредә үзара элемтәләрне тагын да үстерү юллары каралды.

Курган өлкәсе куәте ягыннан Свердлов һәм Чиләбе өлкәләреннән күпкә аерылып торса да, биредә Татарстан белән ике арада файдалы бәйләнешләрне үстерү өчен нигез бар. Бу бигрәк тә анда яшәүче татар халкының милли үсеше өчен уңай шартлар тудырачак. Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равил Бикбов, Курган өлкәсендә булып, җитәкчеләр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә очрашып кайтканнан соң, шундый нәтиҗәгә килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100