news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ун мәктәбендә янгын сигнализациясе эшләми

Республика белем бирү учреждениеләрендә янгын булган очракта су белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар да бар.

Татарстанның ун мәктәбендә янгын сигнализациясе эшләми
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанның ун мәктәбендә янгын сигнализациясе эшләми. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев республика Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Менделеевск районында (биш мәктәп), Буа, Биектау, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарында (берәр мәктәп) автомат янгын сигнализациясе һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү җайланмалары төзек түгел. Моннан тыш, Казанның 115нче мәктәбендәге янгын сигнализациясе тиешле таләпләргә җавап бирми, дип ачыклык керткән докладчы.

Сергей Сергеев сүзләренчә, уку йортларында янгын булган очракта су белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар да бар. 12 шундый мәктәпнең өчесе – Мөслим районында. Кайбыч һәм Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Әлки, Алексеевск, Буа, Менделеевск һәм Нурлат районнарында берәр мәктәптә әлеге уңайдан хилафлыклар ачыкланган.

Моннан тыш, Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы янгын турында сигнал тапшыру мониторингы системаларын гамәлгә кертүгә игътибар юнәлткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100