Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстанның украин милли-мәдәни мохтәрияте Виктор Янукович яклы
^Татарстанның украин милли-мәдәни мохтәрияте Виктор Янукович яклы
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Виктор Смирнов). Татарстанда яшәүче 25 мең украиналының Украина гражданины булып саналучы мең кешесенең әлеге дәүләт парламентына алда булачак сайлауларда катнашу мөмкинлеге бар.
ТР Украин милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Владимир Любченко хәбәр иткәнчә, әлеге конституция буенча бирелгән хокукны тормышка ашыру өчен алар Мәскәүдә урнашкан Украина илчелегенең чит ил участок сайлау комиссиясенә килә ала. Шундый ук сайлау комиссияләре Украина консуллыгы булган кайбер Россия шәһәрләрендә дә төзелгән.
Владимир Любченко билгеләп узганча, ТРда Украина җәмгыяте вәкилләренең күпчелеге Төбәкләр партиясе лидеры Виктор Януковичны яклый. Аларга Янукович Украина һәм Россия арасында элемтәне ныгыту һәм киңәйтү, рус теленә икенче дәүләт теле статусын бирү яклы, Укранинаның НАТОга керүенә каршы булуга күрә ошый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз