Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстанның уңышлы эшкуарлары мәктәп укучылары өчен ачык дәрес уздырачак
^Татарстанның уңышлы эшкуарлары мәктәп укучылары өчен ачык дәрес уздырачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Татарстанның 14 артык эшкуары ел саен уза торган гомумроссия “Россия мәктәбендә эшкуарлар көне” акциясендә катнашырга теләк белдергән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасының республика бүлегендә хәбәр иттеләр.
Урта мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында (9нчы һәм 11нче сыйныф) эшмәкәрлек дәресләрен “Ваш быт”, “Росгосстрах-Татарстан”, “Сберегательная касса” кредитлы кулланучылар кооперативы, “РАЙДЕН и К”, “МТС” ААҖнең ТР филиалы кебек танылган Татарстан компанияләре җитәкчеләре уздырачак. Хәзерге вакытта Татарстан эшмәкәрләре мөрәҗәгатьләре буенча 21 апрельдә эшмәкәрлек дәресләре узачак мәктәп исемлекләре билгеләнгән.
“Россия мәктәбендә эшкуарлар көне” акциясенең максаты – укучыларга эшлеклелек һәм эшкуарлыкның хәзерге Россиянең икътисадына кирәклелеге, тормыш юлларын сайлаучы яшьләргә “эшкуар” һөнәре турында сөйләү. Дәрескә эчтәлекле өстәмә булып эшкуарлык эшчәнлегендә шәхси тәҗрибә, Россиядә эшкуарлык тарихыннан кызыклы очраклар турында сөйләү, укучылар сорауларына җаваплар да булырга мөмкин. Өстәвенә, Татарстанда әлеге акция кысаларында “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы Төбәк бүлегенең мәктәп китапханәләре фондына эшкуарлык буенча китаплар да тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз