news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның туризм үсеше үзәгенең яңа җитәкчесе итеп Дилбәр Садыйкова билгеләнде

Оешманың элеккеге җитәкчесе Оксана Саргина биш ел эшләгәннән соң үзәктән декабрь ахырында киткән.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның туризм үсеше үзәгенең яңа җитәкчесе итеп Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган Дилбәр Садыйкова билгеләнде. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгеч Казанда 2013 елда булып узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясе, Санкт-Петербург һәм G-20Y ассоциациясе халыкара яшьләр дипломатиясе лигасы мәктәбен узып килде.

Оешманың элеккеге җитәкчесе Оксана Саргина һәм аның урынбасары Александра Юшутина биш ел эшләгәннән соң үзәктән декабрь ахырында киттеләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot