news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Туризм комитеты Сычуань провинциясенә авиарейслар ачарга тәкъдим итә

Татарстанга быел Кытайдан 7 мең кунак килгән, аларның 3 меңе – туристлар, бу 2015 ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты делегациясе Кытайда эшлекле очрашулар уздыра, дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте.

Комитет рәисе Сергей Иванов Пекин шәһәре һәм Сычуань провинциясендә эре туроператорлар һәм авиакомпанияләр белән эшлекле сөйләшүләр үткәрде. Сычуань белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү турындагы моңа кадәр төзелгән килешү нигезендә, бу юлы ике төбәк арасында авиарейслар ачу мөминлеге турында сүз алып барылган.

Сычуань Кытайда зурлыгы буенча – бишенче, халык саны буенча өченче урында торган җирлек. Биредә 87 миллион кеше яши. Провинция Татарстан туристларын да кызыксындырырлык маршрутлар тәкъдим итәргә әзер: биредә ЮНЕСКО исемлегенә кергән биш һәйкәл бар.

Россиягә иң күп килеп йөргән туристлар – кытайлар. Соңгы биш елда туристик агым 4,3 тапкырга арткан, үсеш темплары уртача 43 процентны тәшкил иткән. Татарстанда 2016 елның өч кварталы эчендә Кытайдан 7 мең кунак килгән, аларның 3 меңе – туристлар, бу 2015 ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Мәгълүм булганча, 17 июльдә Өремче шәһәреннән чартер программасы тормышка ашырыла башлаган иде, аның кысаларында Шинҗаң-Уйгыр автоном округыннан Казанга 1242 турист килеп киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100