news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты хаҗ сәфәрен оештыруда булышачак

Мөфтияттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Ивановның очрашуы үтте.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов белән очрашты, дип хәбәр итә республиканың Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук нәзарәтнең “Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та катнашкан. Сөйләшүдә сүз 2017 елда Татарстаннан мөселманнар өчен хаҗ сәфәрен оештыруда хезмәттәшлек итү турында барган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot