news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевны искә алды

Бүген, 23 июльдә, армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка 97 яшь тулган булыр иде.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевны искә алды
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан,23 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевны искә алды. Бүген, 23 июльдә, армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка 97 яшь тулган булыр иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль хәрби мемориаль зиратта легендар генерал, алты сугышта катнашкан милләтәшебез каберенә чәчәкләр салдылар.

Чарада Татарстанның вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Мәхмүт Гәрәевның кызы Галия Мәхмүтовна һәм оныгы Светлана, шулай ук Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре катнашты.

Мәхмүт Гәрәев 2019 елның декабрендә вафат булды.

Эмиль Фәйзуллин һәм Әнвәр Хөсәенов шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Әнвәр Чанышев һәм генерал-лейтенант, атказанган хәрби очучы Рафаил Закиров каберенә чәчәкләр салды. 

Искәртеп үтик, Рафаил Закиров вәкиллек каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы иде. Ул ике көн элек, 21 июльдә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100