Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Тукай районында кичә үтерелгән хатын-кызны һәм ирен җирләделәр
Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Тукай районының Мәләкәс авылында 21 яшьлек хатынны һәм аның 25 яшьлек ирен җирләделәр. Бу хакта агентлык хәбәрчесе хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.
Соңрак ир-атны Алабуга районында тапканнар, ул үз-үзенә кул салган булган.

Агентлык хәбәрчесе мәгълүматлары буенча, кызлар белән хушлашу мәрасиме мөселман гореф-гадәтләре буенча оештырылган. Аларны озатырга халык күп җыелган.
Ирне хатыны белән бер кабердә җирләделәр. Авыл халкы ирнең хатынын үтерүенә ышанмый.

Хатынның сеңлесен бүген Ижевскида җирлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз