news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Тукай районында 900 сыерга исәпләнгән сөт комплексы ачылды
Бу терлекчелек бинасында төзекләндерү эшләре үткәрелгән
Скопировать ссылку
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). ТР Тукай районының Түбән Суыксу торак пунктында урнашкан “Продкорпорация” ҖЧҖтә 900 сыерга исәпләнгән сөт комплексы ачылды. Комплексны ачу тантанасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Тукай муниципаль районы башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, “РАЦИН” ДУПнең генераль директорының беренче урынбасары Алексей Манонин катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу терлекчелек бинасында төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Хәзер комплекс “Милфос” (Яңа Зеландия) фирмасының иң заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Сыерлар бәйләнеп куелмаган, бокс ысулы белән асрыйлар. Сыерларны саву җиһазы ярдәмендә берьюлы 12 сыерны савып була.
Сыерларны асрау эшләрендә барлыгы 20 кеше катнашачак, алар исәбенә 3 сыер савучы, җитәкчеләр, белгечләр һәм ярдәмче персонал керә.
Бүгенге көндә комплекста 120 сыер бар, аларга бер сыер савучы хезмәт күрсәтә. Сөтнең тулай савымы бер тәүлектә 16 тонна тәшкил итә, көн саен һәр сыердан 13,2 кг сөт савып алалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2