Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Тукай районы турысында 3 җиңел машина бәрелешкән
Бу хакта республиканың ЮХИДИ иарәсе хәбәр итә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 14е көнне 11.15 сәгатьтә Мәскәү – Уфа юлының 1072 нче чакрымында, Тукай районы турысында, 1980 елгы кеше идарә иткән «ВАЗ-21099» машинасы, алдан алынган мәгълүматлар буенча, хәрәкәт куркынычсызлыгы тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмау һәм юл шартларын исәпкә алмау сәбәпле, каршы як хәрәкәт тасмасына чыккан һәм 1953 елгы зат идарә иткән «Шевроле Лацетти»га килеп бәрелгән. Шул бәрелүдән «ВАЗ» ихтыярсыз «Вольво FH-12»гә (аның рулендәгесе 1968 елгы) килеп төртелгән.
Республиканың ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә иткән зат, шул машинадагы 1949 һәм 1955 елгы пассажирлар, күп санлы җәрәхәтләр белән, район үзәк хастаханәсенә озатылган.
Шул рәвешле, гыйнварның 14 көнендә республика территориясендә булган 166 транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүчеләр саны 138гә җитте, үлүчеләр – 22. Татарстан башкаласы Казанда 53 һәлакәт булган, 2 кешенең гомере өзелгән һәм 64е җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз