Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның тугыз районында электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән
Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында көчле җил электр утын өзгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Кичә һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанның берничә районында электр ут өзелгән. Хәзерге вакытта тугыз районда электр белән тәэмин итү төзәтелеп беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Электр уты Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында өзелгән булган.
"Җил тизлеге кискен арту сәбәпле, чама белән 5106 йортта 15 240 кеше утсыз калды", дип аңлаттылар ведомствода.
Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.
Бүген иртәнге алтыга тугыз районда электр уты торгызылган. Әлегә Ютазы, Бөгелмә районнарында төзәтү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз