news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның тугыз районы быел үзәкләштерелгән төстә корбан чалдырырга ниятли

Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнарында элеккечә үзәкләштерелгән төстә корбан чалу булмаячак.

Татарстанның тугыз районы быел үзәкләштерелгән төстә корбан чалдырырга ниятли
Михаил Захаров

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республиканың тугыз районы быел корбан чалуны үзәкләштерелгән тәртиптә үткәрергә ниятләгән. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте

«Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнары элеккечә үзәкләштерелгән төстә корбан чалу традициясеннән кире кайткан. Ә республиканың тугыз районы — Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Питрәч, Баулы, Лениногорск, Алабуга, Менделеевск, Арча районнары үзәкләштерелгән төстә корбан чалырга җыена. Алар шул рәвешле куркынычсызрак булыр дип уйлый. Бер урында корбан чалу хәерлерәк булыр дигән фикергә килгәннәр», — диде Рөстәм Вәлиуллин.

Ул бу территорияләрнең мөхтәсибәтләре җирле хакимият, ветеринария идарәсе һәм башка күзәтчелек органары белән тыгыз элемтәдә булуларын билгеләп узды.

Мөфтинең беренче урынбасары Казанда 15 корбан чалу урыннары барысы да тикшерелгәнен әйтте.

Рөстәм Вәлиуллин корбанлыкка дигән сарык бер яшьтән кечкенә булмаска тиешлеген, мөгезле эре терлек ике яшьлек, дөянең гомере биш елдан артык булырга тиешлеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot