news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның тугыз районы бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште

Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

Татарстанның тугыз районы бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште
agro.tatarstan.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарында бәрәңге уңышын җыеп алырга керештеләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Быел 6 мең гектар мәйданнан бәрәңге җыеп аласы була. 7 сентябрьга булган мәгълүматлар буенча, 281 гектардан бәрәңге җыеп алынган. Бу фаразланганның 5 процентын тәшкил итә. Бүгенгә 9,1 мең гектардан бәрәңге җыеп алынган.

Татарстан буенча бер гектардан уртача уңыш күләме 323 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100