news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге iOS өчен «Татар клавиатурасы» ясаган

Android операцион системасында эшли торган гаджетлар өчен татарча клавиатураны 2020 елның февралендә ясаганнар.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Александр Хавронин). Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге iOS операцион базасында мобиль җайланмалар өчен «Татар клавиатурасы» кушымтасын чыгарды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кушымта татар телендә аралашучы кешеләр өчен тәкъдим ителә. Анда программага кертелә торган сүзне алдан фаразларга мөмкинлек бирә торган актив кертү системасы каралган. Моннан тыш, клавиатураның темасын һәм стилен сайларга була.

«Татар клавиатурасы» Цифрлы трансформация үзәге тарафыннан 2020 елның февралендә эшли башлаган. Ул башта Android операцион системасында эшли торган гаджетлар өчен билгеләнгән булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100