Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның торак пунктлары турындагы белешмәләрне кәгазьдә нәшер итмәскә тәкъдим ителде
Депутатлар бөтен мәгълүматны интернетта, Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрында урнаштыру да җитә, дип белдерде.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан депутатлары республикада Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар турындагы белешмәлекне кәгазьдә бастыру таләбен бетерәчәк закон проектын эшләде. Ул бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хупланды.
Комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, аны парламентның чираттагы сессиясендә беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәчәкләр.
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2015 елның 7 декабрендәге 116-ТРЗ законына үзгәрешләр кертүнең әһәмиятен ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңлатты.
Законның 28 статьясы буенча, административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар исәпкә алынырга һәм Татарстанның Административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында теркәлергә тиеш. Шулай ук 29 статья буенча, даими рәвештә (ун елдан да соңармыйча) Татарстанның административ-территоиаль төзелеше белешмәлеген нәшер итү мәҗбүри иде.
“Бүген мәгълүмати-телекоммуникацион инфраструктура үтемле булган заманда белешмәлекне кәгазьдә бастырып чыгаруга гамәли ихтыяҗ юк. Реестр исә законнар, норматив хокукый актлар нигезендә ел саен яңартылып тора. Ун елга бер белешмәлек чыгару үзенең актуальлеген югалта. Мәсәлән, 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Реестрга 16 үзгәреш кертелгән”, - диде министр.
Законга үзгәреш кертеп, әлеге 29 статьяны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә. 28 статьяга исә өстәмәләр кертеләчәк. “Өстәмәләрдә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм торак пунктларның рәсми атамаларын Реестрда рус һәм татар телләрендә күрсәтергә, җаваплы орган аны үзенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм мәгълүматны актуаль тотарга тиешлеге әйтелә, - диде Рөстәм Заһидуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз