news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әтнә районы сөт җитештерү буенча лидерлык итә

Узган ел муниципалитетларда 439,8 мең центнер сөт җитештерелгән

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районы сөт җитештерү буенча лидерлык итә. Узган ел муниципалитетларда (шәхси сектордан тыш) 439,8 мең центнер сөт җитештерелгән. 2013 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу 3,3 процентка күбрәк, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.
Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов сүзләренә караганда, 2014 елда 893,3 млн сумлык сөт сатылган. Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең гомум кеременең 74,9 процентын сөт тәшкил итә, ит - 15,5 процент, икмәк – 7,1.

news_right_1
news_right_2
news_bot