news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлемен раслады

Ирнең хатыны белән булган конфликты ут ачуга сәбәп булган.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлемен раслады. Бу хакта Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Кичә "Татар-информ" Казанда Авангард урамының бер йортында ир-атның ата башлавы турында язып чыккан иде. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре, участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган.

Соңрак билгеле булганча, алган яралардан ОМОН хезмәткәре вафат була. Росгвардиядә ОМОН хезмәткәренең үлемен расладылар.

Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлеме турында хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100