news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның телләр өйрәтүдәге иң яхшы 30 балалар бакчасы билгеле булды

Аларга 500әр мең сум күләмендә грант тапшырылачак.

Татарстанның телләр өйрәтүдәге иң яхшы 30 балалар бакчасы билгеле булды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап алынган. Аларның һәркайсына 500әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.

Грант откан балалар бакчалары исемлеге белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

  • Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.

news_right_1
news_right_2
news_bot