news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның телекомпаниясе “Минем зур илем” фестивалендә җиңде

“Киләчәкккә караш” наминациясендә “Казань” ТРК иң яхшы булды

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Кичә Казанда төбәкара “Минем зур илем” телевизион фестивале финалы үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Ривьера” күңел ачу комплексында булды.

Телевизион конкурс финалында 6 эш белән Казан, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы телекомпанияләре булды. Россиядән фестивальгә барлыгы 204 материал җибәрелгән булган, аларның 24е финалга чыккан.

“Киләчәккә караш” наминациясендә “Казань” ТРК җиңгән. Наталья Агееваның “Милли идея” репортажы билгеләнгән.

“Мәдәни сурәтләү” номинациясендә I урынны “Рен-ТВ – Яр Чаллы” телеканалы яулаган. Бу номинациядә җиңүчеләр өчлегенә “Каз бәйрәме” репортажы белән шулай ук “Казань” ТРК чыккан.

“Мәдәният турында фильм” номинациясендә лидерлар өчлегенә “Сәйдәш” фильмы белән Казаннан “Мастер” компанияләр төркеме эләккән.

“Бертөрле төрлеләр” номинациясендә финалистлар өчлегенә “Милли аш-су көне” сюжеты белән “Яшел үзән” мәгълүмат үзәге кергән.

Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы инициативасы буенча уздырыла торган “Минем зур илем” фестиваленең төп бурычы – җәмәгатьчелекнең һәм ММЧның игътибарын төрле халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре багланышларына җәлеп итү.

Киләсе “Минем зур илем” фестивале Уфада үтәр, дип планлаштырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot